Һәр ветеран – үзе бер язмыш

2022 елның 10 мае, сишәмбе

Җитәкчеләр райондагы бердәнбер сугыш ветераны Сәүбән МИҢНЕХУҖИН һәм концлагерьның кече яшьтәге тоткыны Валентина ТИТОВА янында булдылар һәм аларны Бөек Җиңү көне белән котладылар.  

Әгерҗе районыннан сугыш кырларына 14042 кеше китә. Шуларның 9503е һәлак була яки хәбәрсез югала. Сугыш кырларыннан исән-сау кайткан ветераннарның сафы елдан-ел сирәгәя. Узган ел Бөек Җиңү көнен биш ветеран исән-сау каршы алса, быел нибары икәү генә. 

Бәйрәм алдыннан район башлыгы Азат Вәлиев һәм халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе Альмира Зарипова, алар янында булып, котлау открыткалары һәм бүләкләр тапшырдылар.

Сәүбән аганың язмышы яшьтәшләренекеннән берни белән дә аерылмый. Көчек авылында туыпүскән егетнең мәктәпне тәмамлау мөмкинлеге дә булмый: аны 17 яшендә сугышка алалар. Өч тапкыр яралана. Җиңү көнен Орджоникидзе шәһәрендә каршы ала. Аннан соң да туган якларына кайту насыйп булмый, японнар белән сугышта санитар поездда яралыларны озатып йөри. Батырлыклары өчен I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.

Егеттә уку теләге көчле була. Сугыштан кайткач урта мәктәпне тәмамлап, Алабуга укытучылар институтына укырга керә. Дипломлы белгечне Шаршады мәктәбенә эшкә җибәрәләр. Соңыннан читтән торып Казан педагогика институтының тарих факультетын тәмамлый. Пенсиягә чыкканчы Яңавыл мәктәбендә укыткан хөрмәтле ветеран мөгаллим дә ул.

Валентина Александровна – тумышы белән Ленинград өлкәсе Подпорожье шәһәреннән.

– Мин гаиләдә икенче бала булып туганмын. Сугыш башлангач ук әтине фронтка алалар. Немецлар килгәннән соң әнине, ике яшьлек апамны һәм мине (бер айлык) Петрозаводскига концлагерьга алып китәләр. Әнинең сөйләвенә караганда, ул безне берәр ватык машина астында калдырып, үзе азык-төлек эзләргә китә торган була. Без энәле тимерчыбык артында урнашкан салкын баракларда яшәгәнбез. 1945 елда совет солдатлары азат иткәннәр, – дип хәтер яңартты ветеран.

Сугыштан кайткан әтиләре озак яшәми, авырып вафат була. Әнисе гомер буе депода авыр эштә хезмәт куя. Валентина үзе дә 17 яшендә заводка эшкә урнаша һәм лаеклы ялга да шуннан китә. 2006 елдан бирле аның язмышы Әгерҗе белән бәйле.

Җитәкчеләр хөрмәтле ветераннарга сәламәтлек, якыннарының ихтирамын тоеп яшәүләрен теләделәр.

– Сезнең батырлык – гомерлек. Безгә бүләк иткән тыныч таңнар, аяз күк йөзе өчен ихлас рәхмәт сүзләрен кабул итеп алыгыз, – диде Азат Рөстәм улы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International