9 Май - Җиңү көнендә өч мең Әгерҗеле, “Үлемсез полк” бөтенроссия хәрби-патриотик акциясенә кушылып, Бөек Ватан сугышында катнашкан әтиләре, бабалары, туганнары портретларын тотып шәһәр урамына чыктылар. Бу районыбыз тарихы өчен рекордлы сан дип әйтергә мөмкин. Колоннаның беренче сафларында җитәкчеләр төркеме белән бабасы Галимҗан Вәлиевнең портретын тоткан Әгерҗе районы башлыгы Азат Вәлиев та бар иде.
- Бүген без сугышларда гомерен югалткан, сәламәтлеген бетергән тулы бер буынны искә алабыз. Сугыш кырында ятып калган каһарманнар, яу кырыннан туган җиребезгә кайтып вафат булган батырлар белән горурланабыз. Аларның исемнәре буыннан-буыннарга күчсен. Безнең балаларыбыз, оныкларыбыз һәм аннан соңгы буын бабаларыбызның фронттагы һәм тылдагы батырлыгын белергә һәм онытмаска тиеш, - диде Азат Рөстәм улы.
“Үлемсез полк” йөрешендә балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, мәктәп укучылары, педагоглар, оешма һәм предприятие хезмәткәрләре, үзләре дә инде күптән әби-бабай булган әгерҗелеләр - кадерле кешеләрнең портретларын күтәреп горур атладылар.
Колоннада тимер юл предприятиеләреннән генә дә йөздән артык кеше катнашты. Бу көнне һәрберсе дәһшәтле сугыш елларында аларның якыннары кичергән авырлыкларны һәм мохтаҗлыкларны яңадан күз алдыннан кичерде...