"Үлемсез полк" акциясеннән соң Әгерҗедә Җиңү көнен бәйрәм итү гадәттәгечә Җиңү мәйданында Мәңгелек утка чәчәкләр салу тантанасы белән дәвам итте.
Мәңгелек утка чәчәкләрне район башлыгы Азат Вәлиев, оешма-учреждение җитәкчеләре, чакырылган кунаклар һәм башкалар салды. Тантанада хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, хокук саклау органнары хезмәткәрләре, җәмәгатьчелек катнашты.
"Бүген без иң бөек бәйрәм - Җиңү көнен билгеләп үтәбез. Совет халкы фашизм һәм нацизмнан өстен чыккан җиңү югары бәягә төште. 27 млн совет халкы һәлак булды", - дип билгеләп үттеләр митингта катнашучылар. Сугышларда һәлак булганнарның истәлеген бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
Шулай ук бәйрәм хөрмәтенә Әгерҗедә өч тапкыр “Хәтер залпы” яңгырады.
“Җиңү көне барыбызны да бөек илебез өчен горурлык хисе, чиксез рәхмәт хисләре белән берләштерә, бу бөек һәм бердәм көч авыр шартларда бөтен дөнья тарихында иң куркыныч һәм көчле дошманга каршылык күрсәтә һәм нацизмны тар-мар итә алды”, - дип ассызыклады Әгерҗе районы башлыгы Азат Вәлиев үзенең котлау чыгышында.
Алга таба халык һәм кунаклар игътибарына концерт программасы тәкъдим ителде. Бәйрәм чыгышлары, изге теләкләр һәм рәхмәт сүзләре - болар барысы да илебезнең төп бәйрәменең аерылгысыз өлешенә әверелде.