Әгерҗенең Җиңү паркында Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. “Үлемсез” полк акциясе, ретро-автомобильләр, БРДМ парады белән башланып киткән чара “Җиңү һәрчак безнең белән” дип аталган хореографик күренеш белән дәвам итте. Аның барышында тантана кунаклары сугыш башлану мизгелләренең, аның илебезгә, халкыбызга нинди фаҗигаләр алып килүенең, сугыш тәмамлану шатлыгын кичерүнең шаһитлары булдылар.
Ил азатлыгы өчен башын салганнар хөрмәтенә бер минут тынлык игълан ителү, өч тапкыр мылтыктан ату, Мәңгелек ут янына чәчәкләр салу, кадетларның һәм яшь армиячеләрнең Мәңгелек ут янында кизү торулары, кадетларның ветераннарга чәчәкләр тапшыруы – болар барысы да чарага тантаналык өстәде. Район сәхнә осталарының һәм укучыларның чыгышлары, район тарихы һәм мәдәни мирасы, үзәкләштерелгән китапханәләр системасы тәкъдим иткән күргәзмәләр – болар барысы да сугыш чорына алып кайтты, бүгенге тормышның якты мизгелләрен күзалларга мөмкинлек бирде.
Җитәкчеләр бәйрәмдә катнашучыларга иң җылы теләкләрен җиткерделәр. ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты рәисе Айрат Зарипов ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын җылы укып җиткерде.
Бүгенге тантанада сугыш һәм тыл, хезмәт ветераннары, сугыш чоры балалары катнаша. Йөрәктән чыккан иң зур рәхмәт сүзләрен һәм иң җылы теләкләребезне кабул итеп алыгыз, – диде район башлыгы Азат Вәлиев. ТР Дәүләт Советы депуаты Эдуард Шәрәфиев, районның Ветераннар советы рәисе Эльвира Нәбиева, хәрби комиссар Илгиз Галиев, Иҗтимагый совет рәисе Александр Лапшин, “Россия тимер юллары” җәмгыятенең территориаль идарә буенча начальник урынбасары Роман Городилов та изге теләклләрен юлладылар.
Тантана легендар “Җиңү көне “ җыры белән тәмамланды.