Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан Әгерҗедә “Хәтер бакчасы” акциясе кысаларында 1100 төп агач-куак утыртылды.
Әгерҗедә “Олимп” спорт комплексы тирәсендәге скверга агач утыртуда район башлыгы Азат Вәлиев, имам-мөхтәсиб Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин, “Әгерҗе урманчылыгы” урманчы-җитәкчесе Владимир Ишмуратов һәм башкалар катнашты. Уртак тырышлык белән нарат, юкә, миләш агач-куак үсентеләре утыртылды.
– Тулаем алганда, быел шәһәр территориясенә нарат, чыршы, каен, миләш, спирея үсентеләре утыртылды. Игелекле акциядә катнашкан шәһәр халкына, оешма-предприятие вәкилләренә, волонтерларга зур рәхмәт, – ди Владимир Ишмуратов.
Шәһәрне яшелләндерү акцияләре киләчәктә дә дәвам итәчәк.