13 май көнне «Без – Россия гражданнары» акциясе кысаларында Әгерҗе шәһәренең Яшьләр үзәгендә 14 яше тулган балаларга паспортлар тапшыру тантанасы узды.
Паспортлар тапшыру тантанасында мәктәп укучылары, ата-аналар, кунаклар катнашты.
Әгерҗе муниципаль районы Башкарма комитетының социаль үсеш бүлеге начальнигы Сергеева Татьяна, Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлегенең миграция мәсьәләләре бүлеге начальнигы Шадрина Елена Рафаэлевна паспортлар тапшырдылар.
Кунаклар балаларны паспорт алу белән котладылар-бу олы тормышка беренче җитди адым, бирелгән документка сакчыл карауларын һәм Россия Федерациясе гражданины исемен лаеклы рәвештә йөртүләрен теләделәр.
Балалар "Бердәм Россия" нең Әгерҗе җирле бүлекчәсеннән кечкенә генә бүләк алдылар.