Әгерҗелеләр "Тату сыйныф серләре" бәйгесеннән җиңү белән кайттылар

2022 елның 15 мае, якшәмбе

Кичә Лаешта «Тату сыйныф серләре» дигән ата-аналар комитетлары республика конкурсының финалы узды. Ул Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан инде бишенче ел рәттән үткәрелә һәм иң яхшы педагогик тәҗрибәләрне, гаилә һәм мәктәпнең үзара хезмәттәшлеге тәҗрибәсен ачыклауга юнәлдерелгән. Билгеле булганча, чын-чынлап лаеклы тәрбия процессы бары тик укытучылар, педагоглар һәм ата-аналар командасында гына мөмкин. Бу Тату сыйныфның сере дә. Ә мондый сыйныфлар безнең республикада күп.

Иң яхшы сыйныф дип аталу хокукы өчен биредә мәктәп, район, зона этапларында җиңүчеләр – республиканың 25 районыннан 27 Тату сыйныф вәкилләре җыелды.

Бәйгедә Әгерҗе районы данын педагог Елена Кондрашина җитәкчелегендә 4 нче мәктәп укучылары яклады.

Алар 5 призлы урын яуладылар һәм республика лагерьларына юллама, шулай ук истәлекле бүләкләр алдылар.

Балаларга өч сынау узарга туры килде. Болар: «Безнең күңелле дус сыйныфыбыз» визит карточкасы, иҗади проектны яклау һәм «Цифрлаштыру елында ата-аналар һәм балалар» иҗади номеры. Аның составына Лаеш районы башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова, ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина, республика ата-аналар советы рәисе Наталья Фролова, Галләмов исемендәге махсус мәктәп директоры Дмитрий Кладов, «Росток» психологик-педагогик ярдәм республика үзәге директоры Роман Васильев, өстәмә белем бирү бүлеге башлыгы Айгөл Кашапова керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International