Әлфия Когогина: балаларның ялын һәм сәламәтләндерүен оештыру мәсьәләләре, аларның иминлеге һәм сыйфаты дәүләт контролендә булырга тиеш

2022 елның 17 мае, сишәмбе

Җәйге каникуллар алдыннан "Бердәм Россия" балалар ялының куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен берничә проект башлап җибәрергә тәкъдим итте. Алар профильле ведомстволар һәм иҗтимагый оешмалар белән берлектә тормышка ашырылачак. Балаларның җәйге ялы һәм сәламәтләндерү өлкәсендәге инициативалар балаларның куркынычсызлыгын һәм аларның каникул вакытында мәшгульлеген тәэмин итәргә ярдәм итәчәк. Бу - «куркынычсыз тәртип мәктәбе» проекты, балалар сәламәтләндерү учреждениеләрен модернизацияләү проекты һәм партиянең Халык программасында чагылдырылган башка юнәлешләр.

РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина ассызыклаганча, балаларның ялын һәм сәламәтләндерүен оештыру, аларның иминлеге һәм сыйфаты дәүләт контролендә булырга тиеш.

«Соңгы елларда без тиешле законнар пакетын кабул иттек. Бүген балаларны ял итү һәм сәламәтләндерү буенча бары тик әлеге хезмәтләр белән тәэмин итүчеләрнең Бердәм реестрына керүче оешмалар гына хезмәт күрсәтә ала. Төбәкләрдәге сайтларда балаларның җәйге ялын тәэмин итүгә рөхсәте булган оешмалар исемлеге урнаштырылган, димәк, ата – аналар үз балалары өчен иң куркынычсыз вариантны сайлый ала», - дип хәбәр итте Когогина.

Депутат узган ел Россия Президенты Владимир Путин балалар лагерьларына юлламалар бәясен компенсацияләү программасын башлап җибәрде, дип сөйләде. Балалы гаиләләргә мондый ярдәм чарасы-ата-аналарга бик яхшы ярдәм, дип саный депутат.

«Яр Чаллыда безнең шәһәргә Мариупольдән килгән балаларның җирле шәһәр яны лагерьларында ялын оештыру турында Карар кабул ителде. Биредә «Түбән Кама» милли паркы территориясендә спорт, иҗади, интеллектуаль, лингвистик һәм башка белем бирү программалары гамәлгә ашырыла, һәм һәр сменада Татарстаннан һәм аннан читтә ике меңгә якын бала ял итә»,-дип белдерде Когогина.

Исегезгә төшерәбез, апрель башында Яр Чаллыга ЛНР һәм ДНРдан 300 гә якын кеше килгән, алар арасында 50 дән артык бала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International