Әгерҗе районында хәрби исәпкә алу һәм запастагы гражданнарны броньлау алып баручы вазифаи затлар ТР җирле үзидарә органнарында җыелды.
Район мәдәният йортында узган республика җыенында катнашучыларны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының мобилизацион әзерлек һәм махсус программалар Идарәсе башлыгы Рәшит Ахунов, бүлек башлыгының өлкән ярдәмчеләре (солдатларны, сержантларны һәм запастагы прапорщикларны әзерләү һәм исәпкә алу) Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты җитәкчесе Валерий Абдуллин һәм Елена Кочкарева сәламләделәр.
Рәшит Габдулназип улы 2022 елга төп бурычлар һәм хәрби исәпкә алу системасы турында сөйләгәндә, запаста торучы гражданнарны хәрби исәпкә алу һәм броньлау эшен оештырудагы җитешсезлекләргә игътибар итте. Ул катгый тәртиптә һәм кыска вакыт эчендә аларны бетерергә тәкъдим итте. Эшне оештыруда җитешсезлекләр арасында Әгерҗе районы да бар. Мәсәлән, авыл җирлекләре арасында аутсайдерларга Тирсә авыл җирлеге, ә оешмалар арасында – «Наҗар» ҖЧҖ эләккән.
Әмма мактанырлык нәрсәләр дә бар. Татарстан буенча авыл җирлекләре арасында хәрби исәпкә алу буенча иң яхшы күрсәткечләр Красный Бор авыл җирлеге, ә оешмалар арасында «РЖД» ААҖнең Әгерҗе станциясенең хәрби-учет бюросы лидер булып тора.
Әгерҗе районы хәрби комиссары Илгиз Галиев сүзләренә караганда, республиканың хәрби комиссариатлары алдында күпкырлы бурычлар тора. Алар армияне комплектацияләү буенча дәүләт программасын тормышка ашыралар, гражданнарны вакытлы һәм контрактлы хезмәткә чакыралар, матди-техник ресурсларны исәпкә алалар. Болар барысы да ил оборонасын тәэмин итүгә юнәлдерелгән.
Агымдагы елның май-июнь айларында шундый ук җыеннар Татарстан Республикасының Арча һәм Лениногорск районнары авыл җирлекләре базасында узачак.