Әлфия Когогина: Мәктәпкәчә яшьтәге балалар (7 яше тулганнарны да кертеп) шәһәр яны поездларында бушлай йөри алачаклар

2022 елның 17 мае, сишәмбе

Дәүләт Думасы 5 яшьтән 7 яшькә кадәрге балаларны электричкаларда түләүсез йөртү турында закон проектын беренче укылышта кабул итте. Элегрәк «Бердәм Россия» инициативасын Транспорт һәм РЖД министрлыгы хуплады, шулай ук закон проектлары эшчәнлеге буенча Хөкүмәт комиссиясе дә хуплады.

Дәүләт Думасы депутаты, кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина: "Инициатива зур социаль әһәмияткә ия, төбәкләрдә яшәүчеләрнең, иҗтимагый оешмаларның сорауларына җавап итеп әзерләнгән һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Закон проекты кабул ителгәннән соң, биш яшькә кадәрге сабыйлар гына түгел, ә җиде яшькә кадәрге балалар да   шәһәр яны поездларында бушлай йөриячәкләр».

Аңлатма язуы нигезендә, хәзерге вакытта шәһәр яны поездларында биш яшьтән алып җиде яшькә кадәрге балаларның йөрүенә өлешчә түләү региональ норматив актлар нормалары белән генә карала. РФ 48 субъекты территориясендә 50 % тан 75 % ка кадәр ташлама каралган. Закон проекты пассажирларга шәһәр транспортында аерым урын бирмичә генә, җиде яшькә кадәрге балаларны электричкаларда түләүсез йөртү хокукын бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International