«ТАТМЕДИА» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Эльвира Әхмәтова Татарстанда игълан ителгән цифрлаштыру елы кысаларында Иж-Бубый мәктәбендә "Цифра дәресе" үткәрде.
Дәрес виртуаль һәм реаль дөнья темасына багышланды. Укучылар бер-берсеннән нәрсә белән аерылуларын, виртуаль чынбарлыкның нинди өлкәләрдә кулланылуын, аны кем уйлап тапканнарын белделәр. Дәрестә катнашучылар махсус битлек ярдәмендә виртуаль дөнья буйлап сәяхәт кылдылар.