Көчектә Пионерия көнен билгеләп үттеләр

2022 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

5 нче сыйныф укучылары Көчек урта мәктәбендә озак еллар пионервожатый булып эшләгән Гөлшат Хәйдәр кызы Камалиева белән очраштылар.

Гөлшат Хәйдәровна пионер оешмасының тарихы, атрибутлары белән таныштырды, галстуклы мәктәп еллары хатирәләре белән уртаклашты.

Заманында алдынгы вожатый, бүгенге көндә дә тынгысыз йөрәкле ветеран укытучыбыз чыгышын укучылар бик кызыксынып тыңладылар.

"Һәрвакыт көләч йөзле, ачык һәм киң күңелле Гөлшат апабызны пионериянең 100 еллыгы уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәбез.Аңа ныклы сәламәтлек, бәрәкәтле озын гомер телибез", - дип яза Әлфия Шәйхетдинова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International