21 майда истәлекле дата — Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итү көне билгеләп үтелә.
1100 ел элек Идел буе Болгары ислам динен ирекле рәвештә дәүләт дине буларак кабул итә, шул рәвешле, дини мәдәният, бай рухи мирас һәм күп халыклар тарихы үсешенә нигез сала. Бүген, 922 елдагы кебек үк, туган җиребездә без барлык сынауларны үтеп, бердәмлегебезне, динебезне, телебезне һәм мәдәниятебезне саклап калырга мөмкинлек биргән бөек хакыйкать өчен Аллаһы Тәгаләгә дан бирәбез.
Сезне чын күңелдән истәлекле тарихи дата белән котлыйм. Барыгызга да нык сәламәтлек һәм бетмәс-төкәнмәс энергия телим. Сезнең барлык игелекле гамәлләрегез уңышка ирешсен.