Әгерҗедә Наилә Харисованың “Үтте инде” әсәренә презентация узды

2022 елның 22 мае, якшәмбе

20 нче май көнне Әгерҗе шәһәренең 1нче гимназиясендә хөрмәтле ветеран укытучы Наилә Ясави кызы Харисованың “Үтте инде” әсәренә презентация узды. Әлеге әсәр Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе игълан иткән ябык әдәби бәйгесенең “Проза. Повесть” номинациясендә җиңү яулады.

Шулай ук Наилә ханым “Казан утлары” журналының “Айның иң яхшы авторлары” дипломына лаек булды.

Чарада укытучылар, укучылар, “Әгерҗе хәбәрләре”, “Яңарыш” газетасы хәбәрчеләре, китапханә хезмәткәрләре, тыл ветераннары катнашты.

Повесть Бөек Ватан сугышы һәм аннан соңгы елларның тылдагы авырлыгы, шул авырлыкларны үз җилкәсендә татыган татар хатын кызларының язмышы турында язылган. Әсәрдә чагылган вакыйгаларны эзлекле итеп шәһәр мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары, укучылар бик оста сәхнәләштерделәр.

Катнашучылар әсәрнең язылу тарихы белән таныштылар. Шушы повестька нигез булган истәлекләр дәфтәренең табылуы турында Ижау шәһәреннән килгән Әдилә Усманова сөйләде.

Чара җырлар, тыл ветераннарының хатирәләре, истәлекләрне сөйләү белән үрелеп барды. Укучылар белән фикер алышынды, чыгыш ясаучылар әсәрне югары бәяләделәр.

Наилә Ясавиевнага алга таба да иҗади уңышлар телибез. Зур хезмәте өчен рәхмәтебене җиткерәбез, яңа әсәрләр көтеп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International