Әгерҗе районыннан утызга якын егет Ватан алдындагы бурычын үтәргә китә

2022 елның 23 мае, дүшәмбе

Якшәмбедән дүшәмбегә каршы төндә районыбыздан сигез егет армия сафларына озатылды. Алар – бу чакырылышта беренче китүчеләр.

Бу төндә хәрби комиссариат тирәсе Сабантуйны хәтерләтте. Әгерҗедән Данила Бакулев, Илдан Камалов, Ренат Садриев, Рамазан Туганаев, Айдар Хаҗиәхмәтов, Кадыбаштан Динар Бәшәров, Алмаз Шәйхетдинов, Бимадан Дилүс Муллахмәтовны озатырга әти-әниләре, туганнары, дуслары килгәннәр.

– Улларыбызны бөтен авыл озатып калды. Шимбә көн Бәшәровлар да, без дә булачак ил сакчылары хөрмәтенә аш уздырдык. Аннан Мәдәният йортында солдат озату кичәсе булды. Авыл җирлеге башлыгы Хәлил Закиров, мәдәният хезмәткәрләре изге теләкләрен юлладылар, җырлар яңгырады, – диде улы Алмазны армиягә озатучы Ләрисә Рамазанова.

– Бу көннәрдә безнең күңелдә нинди уйлар булганын уллары армиядә хезмәт итүче әти-әниләр генә аңлый инде, – дип әңгәмәгә кушылды Динарның әнисе Зөлфирә ханым күз яшьләрен сөртеп.

Матур йола буенча, Кадыбаш егетләре авылны чыккач чыршы агачына кулъяулык бәйләгәннәр. Бер елдан туган якларга кайтканда аларны чишеп алырга язсын, диделәр. Уллары тешләп киткән ипине дә Ләрисә, Зөлфирә ханымнар кадерләп саклаячакларын әйттеләр.

Динар һәм Әгерҗедән Ренат Садриев хәрби комиссариат аша Түбән Камада “С” категориясенә шоферлыкка укыганнар. Динар язгы чәчү вакытында туган авылында хезмәт куярга да өлгергән.

Юлга кузгалыр алдыннан егетләргә теләк-тәкъдимнәрен район хәрби комиссары Илгиз Галиев, Әфганстан ветераннары Россия берлегенең Әгерҗе районындагы җирле бүлекчәсе рәисе Рафис Муллахмәтов та җиткерделәр.

– Казанга – җыелу пунктына килгәч тә бербөтен булыгыз, бер-берегезне ташламагыз, ярдәм итегез. Кайда гына хезмәт итәргә туры килсә дә, сер бирмәгез, сынатмагыз, – диде Илгиз Наил улы.

– Мөмкинлек булу белән әти-әниегезгә шалтыратырга тырышыгыз. Аларның йөзләренә кызыллык китермәгез, – диде Рафис Әнвәр улы.

...Егетләр бер-бер артлы автобуска утыралар. Аларның йөзләрендә – моңсулык та, шул ук вакытта горурлык хисләре дә чагыла. Моңсулык, чөнки туган йортлары, якыннары белән бер елга саубуллашалар, горурлык, чөнки алар – туган илебез сакчылары. Исән-сау хезмәт итәргә язсын сезгә, егетләр. Иң мөһиме, илләребез тыныч, күгебез аяз булсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International