21 май көнне район мәдәният йорты янындагы үзәк паркта яшьләр үзәге хезмәткәрләре, шәһәрнең яшь башкаручылары белән берлектә ачык һавада "чын-чынлап музыка" дип исемләнгән беренче мини-концерт үткәрделәр.
Концертта Жанна Изирушева, Далер Мирзоалиев, Илсур Миңнеханов, Гөлнара Нәбиева, Макс Орлов, Макс Белый - M&M, Алинә Калягина катнашты.
"Талантларга диңгездән диңгез, аларга микрофон гына бирегез", - диләр оештыручылар.