Әгерҗедән нәни Рината Гозәерова "Татарстанның нәни гүзәле-2022" конкурсында катнашты. Ул "Энҗе бөртеге" номинациясендә җиңүче булды.
"Бу безнең өчен зур җиңү! Бәйге искиткеч кызыклы һәм дулкынландыргыч иде. Кызыбыз белән без әзерлек вакытында да, конкурс вакытында да бик зур тәҗрибә һәм күп хис-кичерешләр алдык", - дип уртаклаша кызның әнисе Лиана Гозәерова.
Ул тавыш бирү барышында ярдәм күрсәткәннәре өчен барысына да рәхмәт белдерә.
"Янәшәдә мондый кешеләрнең булуын белү канатландыра. Укытучыбыз Елена Скворцовага һәм барлык мәдәният йорты хезмәткәрләренә конкурска әзерләнүдә ярдәмнәре өчен аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Рината өчен искиткеч костюмнар тудырган һәм безгә ярдәм иткән Земфира Михайловага да рәхмәт әйтәсем килә", - ди ул.