92 яшьлек тыл ветераны Сания Гарифуллинага райондашларына рәхмәт белдерә

2022 елның 23 мае, дүшәмбе

Тыл ветераны Сания апа Гарифуллинага 92 яшь. Ул 9 балалы гаиләдә, дөньяга 3 нче бала булып аваз сала. Сания апа Уразай авылында гомер кичерә.

"Бүген гаиләм белән аның янында кунакта булдык, - дип хәбәр итә Салагыш китапханәсеннән Раилә Тимофеева. - Ул кечкенәдән җырларга ярата, бүген безгә "Сибелә чәчем" җырын башкарды. Яшьлек, сугыш чоры хатирәләрен искә алды. Җиңү көне уңаеннан тапшырылган открытка һәм медальлләрен барлады.

"Бәйрәмдә онытмыйлар: күчтәнәчләр һәм бүләкләрне мулдан кертәләр", - ди Ак әби. Авыл җирлеге рәисе Мансур Мөхәммәдиевка, район башлыгы Азат Вәлиевка зур рәхмәтләр белдерде.

Сания апа бүгенгесе көндә дә, Уразай авылы каеннарына сокланып яши. "Урмандагы һәр зифа каен мина таныш, каен төбендәге үсеп утырган ак гөмбәләр дә күз алдымнан китми", - дип сөйләде. Шул уңайдан авылдашыбыз Асия апа Корбангалиеваның "Уразай каеннары" исемле шигырен укып күрсәттем. "Бик эчтәлекле һәм матур язган, рәхмәтләр яусын" диде.

Очрашу ахырында Сания апа балалар белән тәмләп чәй эчте. Сания апага сәламәтлек, тыныч тормыш теләп саубуллаштык. Ул рәхмәтләр әйтеп, безне озатып, кабат килүебезне көтеп калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International