Кадерле балалар! Хөрмәтле укытучылар һәм ата-аналар!
Соңгы кыңгырау-сез озак еллар көткән бәйрәм. Бу көнне сез мәктәп белән саубуллашасыз һәм мөстәкыйль карарлар белән тутырылган олы тормышка ишек ачасыз.
Сезне чыгарылыш имтиханнары, Уку йортын сайлау, яңа мөмкинлекләр көтә. Бүген сезнең янәшәгездә озак еллар янәшә булып, бөтен яклап ярдәм итүчеләр - укытучыларыгыз, сыйныф җитәкчеләре һәм ата-аналарыгыз тора. Сез гомерегез буена үз йөрәкләрегездә аларның хезмәтләре һәм кайгыртучанлыклары өчен тирән рәхмәт хисләрен сакларсыз дип чын күңелдән ышанам.
Бүгенге егетләр һәм кызлар гадәти булмаган фикерләү һәм хезмәт сөючәнлек, барлык башлангычларда да активлык, җаваплылык һәм куелган максатка ирешү омтылышы белән аерылып торалар. Сезнең арада-олимпиадаларда, спорт ярышларында һәм конкурсларда җиңүчеләр һәм призерлар. Сез-тиздән Россия, Татарстан Республикасы, Әгерҗе районының язмышы, үсеше һәм чәчәк атуы өчен җаваплылыкны үз өстенә алырга тиешле яңа буын. Сезнең яшь дәртегез, энергиягез, кыюлыгыгыз сезгә теләсә нинди бурычларны үтәргә ярдәм итәр дип шикләнмим.
Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары, тормышта киң юл, сайланган эшегездә якты уңышлар, нык сәламәтлек, бәхет, актив гражданлык позициясе телим! Нинди генә уңышларга ирешмәсәгез дә, һәрвакыт исегездә тотыгыз, олы тормышка юлыгыз монда, Әгерҗе районында туган мәктәбендә башланды һәм без сезнең белән горурланачакбыз.