«Ел саен 26 майда Россиядә Россия Эшмәкәрләре көне билгеләп үтелә. Хәзерге вакытта эшкуарлык-бүгенге Россия икътисадының мөһим өлеше. Бу җаваплы, энергияле, булдыклы кешеләр бәйрәме, алар үз бизнесларын үстерү юлында мөһим бурычларны хәл итеп, рисклардан курыкмыйлар.
Хөрмәтле районыбыз эшмәкәрләре, сезне һөнәри бәйрәмегез – Россия эшкуары көне белән котлыйм!
Сез яңа базар урыннарын һәм үсеш нокталарын формалаштырасыз, районыбыз икътисадын үстерүгә зур өлеш кертәсез, эш урыннары булдырасыз, һәрвакыт хәйрия ярдәме күрсәтергә тырышасыз.
Һөнәри осталыгыгыз һәм намуслы хезмәтегез өчен ихлас рәхмәтләремне кабул итегез. Сезгә нык сәламәтлек, гаилә бәхете һәм иминлек, уңышка юлда үҗәтлек, бизнес буенча ышанычлы партнерлар, тотрыклы керемнәр, табышлы килешүләр, бизнес-проектларны тормышка ашыру, алга таба үсеш алу һәм бизнесыгызның тотрыклылыгын телим!
Район башлыгы А. Р. Вәлиев