Россия эшмәкәрлеге көнендә Мәскәүдә "Яңа икътисадый чынбарлыкта эшмәкәрлек" гомумроссия партия форумы узды

2022 елның 28 мае, шимбә

«Бердәм Россия» биш дискуссия мәйданчыгы эше кысаларында экспертлар һәм һөнәри бергәлек белән берлектә эшмәкәрлекне үстерү һәм яклау буенча тәкъдимнәр эшләде.

Форумның пленар утырышы модераторы - Дәүләт Думасы депутаты, Кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары, «Эшмәкәрлек» федераль партпроектының координаторы Әлфия Когогина.

Форумда “Бердәм Россия” партиясе рәисе Дмитрий Медведев, партия Генераль советы секретаре Андрей Турчак, сенаторлар һәм Дәүләт Думасы депутатлары, регионнар җитәкчеләре, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, бизнес һәм иҗтимагый берләшмәләр вәкилләре, шулай ук Донецк һәм Луганск Халык Республикасы башлыклары катнашты. Гомумән алганда, форумда 500 гә якын кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International