Әгерҗедә чик сакчылары көнен билгеләп үттеләр

2022 елның 30 мае, дүшәмбе

28 майда Россия чик сакчылары, хезмәт итүчеләр, кадр офицерлары һәм чик буе гаскәрләре ветераннары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.

Бу көнне Әгерҗенең Җиңү мәйданында "Барлык буын чик сакчылары" дип исемләнгән тантаналы чара узды.

Чик сакчыларына сәламләү сүзләре белән Әгерҗе районы Башкарма комитеты җитәкчесе Артур Акбашев һәм "Россия Әфганстан ветераннары берлеге" гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан республика оешмасы җирле бүлекчәсе рәисе Рәфис Муллахмәтов мөрәҗәгать иттеләр.

Чыгыш ясаучылар билгеләп үткәнчә, бу-безне берләштерә торган зур бәйрәм. Җитәкчеләр барысына да нык сәламәтлек һәм уңышлар теләделәр.

Чара ахырында чик сакчылары һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Һәлак булган чик сакчылары истәлеге бер минут тынлык белән искә алынды.

Чарада "Форпост" үзәге активистлары да катнашты.

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/rayon-tormyishyi/gered-chik-sakchylary-knen-bilgelp-ttelr-foto

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International