27 майда Әгерҗе районында Бөтенроссия экологик шимбә өмәсе узды.
Урамнарда, паркларда һәм оешмалардагы территорияләрне җыештырырга барлык соцобъектлар хезмәткәрләре: район хакимиятеннән башлап, зур булмаган оешмаларга кадәр чыкты.
Элеккеге Ленин паркы территориясендә өмәне район башлыгы Азат Вәлиев шәхсән үзе җитәкләде.
Азат Рөстәмович халыкка мөрәҗәгать итеп, агымдагы елда район җитәкчелеге тарафыннан ташландык һәм чүп-чар баскан территорияләрне масштаблы чистарту планлаштырылуын ассызыклады.
Инструментлар һәм эш формасы белән коралланып, барысы да бердәм эшкә тотындылар: агачлар һәм куаклар кистеләр, чүп-чар җыйдылар һәм чыгардылар. Кыскасы, районның зур коллективы бердәм булып чисталык өчен көрәшкә алынды.
"Өмәләрдә катнашу-кешеләрне якынайтучы, тирә-юньне кайгыртуга җәлеп итүче күркәм традиция", - дип билгеләп үтә өмәдә катнашучылар.
Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/yashaesh/gered-zur-mg-rayon-bashlygy-ze-chykty-video