Иртәгә Әгерҗедә балаларны яклау көнен матур итеп билгеләп үтәчәкләр

2022 елның 31 мае, сишәмбе

1 июньдә, Халыкара балаларны яклау көнендә, безнең районның нәни кешеләре өчен бик күп кызыклы чаралар узачак. Бәйрәм 1 июнь көнне 18:30 сәгатьтә "Яшьлек"паркында башланачак.

Программада:

"Буяулар Холи" традицион фестивале

Яшь башкаручылар концерты

DJ Ranis дискотекасы

Кызыклы уеннар һәм конкурслар, күргәзмәләр, мастер-класслар, һава шарларыннан бүләкләр, картоннан эшләнмәләр планлаштырылган.

Спорт-күңел ачу программалары да старт ала. Бәйрәм олылар өчен дә, яшь кунаклар өчен дә күңелле тәэсирләр генә калдырыр дип ышанасы килә.

Шулай ук артистлар күңелле кәеф бүләк итәчәк, алар дәртле рус, татар җырларын һәм дәртле биюләрен башкарачак.

0+

Тулырак мәгълүмат: http://agryz-rt.ru/news/nasha-zhizn/v-agryze-krasochno-otmetyat-den-zashchity-detey

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International