Әгерҗе районында яшәүче 34 яшьлек күпбалалы ана үз балаларын карап тоту өчен алимент түләмәүдә гаепле дип табылды. Аңа алты ай дәвамында мәҗбүри эшләр рәвешендә җәза бирелде.
"Әгерҗе хәбәрләре" ачыклаганча, элегрәк шундый ук хокук бозу өчен административ җаваплылыкка тартылган хатын балигъ булмаган дүрт баласына алимент түләмәүне дәвам иткән. Бурычлар узган елның декабреннән быелның мартына кадәр шулай җыелган.
Бүгенге көндә алиментлар буенча гомуми бурыч 2 млн. сумга якын тәшкил итә.
Суд карары буенча, мәҗбүри хезмәт терапиясеннән тыш, әлеге хатыннан хезмәт хакының 5% ын тотып калачаклар.
Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/yashaesh/gered-kpbalaly-ana-2-million-burychy-chen-khkem-itelde