Бима һәм Тирсә мәктәпләре, 5 нче балалар бакчасы 500әр мең сум акча алдылар

2022 елның 31 мае, сишәмбе

Татарстан территориясендә яшәүче халыкларның туган телләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятләрен саклап калуга һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектлар республика конкурсына йомгак ясалды.

Җиңүчеләр исемлегендә Бима һәм Тирсә мәктәпләре, Әгерҗе 5 нче балалар бакчасы бар. Үз проектларын гамәлгә ашыру өчен аларга 500әр мең сум күләмендә грантлар биреләчәк.

Тулырак мәгълүмат: http://agryz-rt.ru/news/nasha-zhizn/bimskaya-i-tersinskaya-shkoly-detskiy-sad-5-poluchili-po-500-tysyach-rubley

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International