Әгерҗе районы прокуратурасы 47 яшьлек җирле хатын-кызга карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд аны РФ Җинаять кодексының 157 маддәсенең 1 нче өлеше тарафыннан каралган җинаять кылуда гаепле дип таныды (балаларны тоту өчен акча түләмәү).
Гаепләнүче балигъ булмаган кызын карап тоту өчен акча түләргә тиеш, дип билгеләнгән. Әмма 2021 елның декабреннән 2022 елның мартына кадәр хатын-кыз алимент түләүдән кача, балага матди ярдәм күрсәтми. Элегрәк ул алимент түләмәгән өчен административ җаваплылыкка тартылган иде инде. Алимент буенча гомуми бурыч 570 мең сумнан артык тәшкил итте.
Үз гаебен тулысынча таныган.
Суд хезмәт хакыннан һәм (яисә) башка керемнән тотып калып, 8 ай дәвамында төзәтү эшләре рәвешендә җәзага хөкем итте.
Хөкем карары законлы көченә керде.
Прокурор ярдәмчесе Әгерҗе районы А.И. Закирҗанов
(85551) 2-24-44