Әгерҗедә иң оста йөзүчеләр ачыкланды

2022 елның 31 мае, сишәмбе

27 май көнне "Олимп" спорт-сәламәтләндерү комплексында оешма-учреждениеләр хезмәткәрләре һәм авыл җирлекләренең җыелма командалары арасында йөзү буенча Әгерҗе муниципаль районы Чемпионатының II этабы узды.

Анда Сарсак-Омга, Иж-Бубый авыл җирлекләре, Спорт мәктәбе, Әгерҗе районы үзәк хастаханәсе, ЛокоТех, "Өченче буын" командалары катнашты.

Шәхси йөзүләрдә җиңүчеләр:

Ирләр арасында:
1 урын-Панфилов Дмитрий (С.Омга)
2 урын-Исламов Айрат (Иж-Бубый)
3 урын-Маркитонов Сергей (С.Омга авылы)

Хатын-кызлар арасында:
1 урын-Вахрушева Алия (РҮХ)
2 урын-Зайцева Елена (ЛокоТех)
3 урын-Җәләлетдинова Гөлшат (Иж-Бубый)

Эстафетада урыннар билгеләнде:
1 урын-ЛокоТех
2 урын-Әгерҗе ҮРХ
3 урын-Иж-Бубый авыл җирлеге

Җиңүчеләр ЛДПРның Әгерҗе җирле бүлегеннән бүләкләр алдылар.

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/sport-denjasinda/gered-i-osta-yzchelr-achyklandy

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International