Мишустин 1 июньнән минималь хезмәт хакын һәм яшәү минимумын арттыру карарын имзалады

2022 елның 31 мае, сишәмбе

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин июнь башыннан минималь хезмәт хакын, яшәү минимумын һәм эшләмәүче пенсионерлар өчен иминият түләүләрен арттыру турында карар имзалады.

«Тиешле карарга имза куелды. 50 миллионнан артык гражданга ярдәм итү өчен федераль бюджетта 500 миллиард сумнан артык акча каралды», – дип белдерде Министрлар Кабинеты башлыгы вице-премьерлар белән оператив киңәшмәдә.

Ул билгеләп үткәнчә, социаль түләүләрне индексацияләү эшләмәүче пенсионерларга аена уртача 19 мең сумнан артык акча алырга ярдәм итәчәк. Үз чиратында, минималь хезмәт хакы күләме 15,2 мең сумнан артып китәчәк, бу исә 4 миллионнан артык кешегә хезмәт хакын арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Мишустин сүзләренә караганда, яшәү минимумын арттырганнан соң, шулай ук керемнәре аз булган гаиләләрдә үсүче өч яшьтән алып 17 яшькәчә балаларга ай саен бирелә торган пособиеләр күләме дә арта.

РФ Президенты Владимир Путин 25 май көнне минималь хезмәт хакын, яшәү минимумын һәм пенсияләрне 10 процентка индексацияләү турында Министрлар Кабинеты тарафыннан эшләнгән документны раслады.

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/yuridik-dnya/mishustin-1-iyunnn-minimal-khezmt-khakyn-m-yash-minimumyn-arttyru-kararyn-imzalady

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International