Район хакимияте бинасында “Алабугагаз” экспуатация-җитештерү идарәсе начальнигы Вячеслав Кузнецов катнашында бушлай газлаштыруга кагылышлы киңәшмә узды.
Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә районда социаль газлаштыру программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. 16 майга безнең районда 113 заявка (шәһәрдә – 44, авылларда – 69) бирелеп, барлыгы 102 килешү (59ы – районда, 43е – шәһәрдә) төзелгән.
– Программаның төп максаты – торак пунктларда газлаштырылмаган шәхси йортларның санын минималь дәрәҗәгә калдыру, ягъни күпчелек йортларда зәңгәр ягулык белән бәйле уңайлылыкны булдыру. Билгеле булганча, әлеге социаль программада катнашу өчен төп шартлар – йортның газ челтәре узган торак пунктында урнашуы һәм җир участогына, йортка милек хокукы рәсмиләштерелгән булу, – дип сөйләде Вячеслав Владимирович.
Утырышта авыл җирлекләре башлыклары да катнашты һәм алар бу яклап үзләрен борчыган сорауларны җиткерделәр. “Йорт төзелеп беткән, әмма документлары әле рәсмиләштерелмәгән икән, андый хуҗа бу программада катнаша аламы?” дигән сорау яңгырады. “Йорт документларын рәсмиләштереп бетерү белән мөрәҗәгать итә ала”, дигән җавап бирелде. Исегезгә төшерәбез: бушлай газлаштыруга заявканы дәүләт хезмәтләре һәм газлаштыруның бердәм порталлары аша юлларга, Әгерҗе районы газ-эксплуатация хезмәте аша бирергә була.
Кайбер категория гражданннарга участок һәм йорт эчендә газ үткәрү һәм газ җиһазлары сатып алу өчен субсидия дә каралган. Әлеге матди ярдәмгә составында Бөек Ватан сугышы ветераннары, I, II төркем инвалидлар йә инвалид бала булган, күпбалалы, шулай ук җан башына уртача айлык керемнәре 10 мең сумнан ким, 10-19 мең сум булган гаиләләр дәгъва кыла ала. Категориягә бәйле рәвештә субсидия күләме 60-80 мең сум тәшкил итә. Субсидияне алу өчен хуҗа башта барлык эшләрне үз акчасына башкара һәм аннан соң гына аны алу өчен тиешле документларны тапшыра. Алар 2022 елның 1 декабренә кадәр кабул ителә.
– Безнең бурыч – бүгенге көндә газлаштырылмаган һәр шәхси йортны күз уңыннан уздыру. Бушлай газлаштыру программасы шартларына туры килгән очракта аңа керергә ярдәм итү. Социаль газлаштыру программасы 2022 елның 31 декабренә кадәр гамәлдә булыр дип көтелә. Шуңа күрә бу эшне тизләтү мөһим, – дип мөрәҗәгать итте районы башлыгы Азат Вәлиев утырышта катнашкан авыл җирлекләре башлыкларына.
Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/yashaesh/sotsial-gazlashtyru-programmasyn-gamlg-ashyru-dvam-it