Миңнеханов һәм Патрушев транспорт һәм энергия иминлеге турында фикер алышты

2022 елның 31 мае, сишәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Иминлек советы секретаре Николай Патрушев һәм РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров белән очрашты. Казан Кремлендә узган чарада шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.

Искәртик, бүген Казанда РФ Иминлек советы секретаренең Идел буе федераль округы төбәкләредә илкүләм иминлекнең актуаль мәсьәләләренә багышланган күчмә киңәшмәсе узачак. Рөстәм Миңнеханов Патрушевка Татарстан башкаласында шундый мөһим утырышны оештыру карары өчен рәхмәт белдерде, әлеге теманың хәзер бөтен Россия өчен стратегик әһәмияткә ия булуын әйтте, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

«Ил җитәкчелеге тарафыннан халыкның тормыш сыйфатын күтәрү өчен тулы бер чаралар комплексы кабул ителә», - диде Татарстан Президенты.

Казан Кремлендә узган очрашу Украинадагы махсус операциягә бәйле рәвештә, Көнбатышның Россиягә каршы санкцияләре шартларында транспорт һәм энергетика иминлеге мәсьәләләренә багышланган иде.

Моннан тыш, Идел буе федераль округы төбәкләрен алга таба социаль-икътисади үстерү өчен Россия җитәкчелеге тарафыннан күрелгән чаралар турында да фикер алыштылар.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/minnexanov-ham-patrusev-transport-ham-energiya-iminlege-turynda-fiker-alysty-5855334

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International