Рөстәм Миңнеханов Әгерҗенең яшь спортчылары белән төшкән фотоны социаль челтәргә куйды

2022 елның 31 мае, сишәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә экскурсия вакытында Әгерҗенең яшь спортчыларын очраткан. ТР Президенты укучылар белән төшкән фотоны Tелеграм-каналына куйган һәм аларга уңышлар теләгән.

«Казан Кремлендә экскурсиядә Әгерҗе егетләрен очраттым. Сезгә иртәгә узачак ярышларда уңышлар телим!» - дип язган ул.

Әгерҗе районында «Татар-информ»га Рөстәм Миңнеханов белән төшкән фотода «Радуга талантов»» балалар иҗаты йортында тәрбияләнүчеләр һәм картингчылар булуы турында сөйләделәр.

Татарстан Президенты әлеге егетләр белән фотоларны социаль челтәргә куйганы бар иде инде. Ул картингчылар белән 2021 елның 8 февралендә Әгерҗегә эш сәфәре вакытында фотога төшкән булган. Ул вакытта республика җитәкчесе районда автоспорт үсешен уңай бәяләгән.

«Радуга талантов» балалар иҗаты йортында төрле юнәлешләр буенча 2 меңгә якын бала шөгыльләнә.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/rostam-minnexanov-social-celtarga-agerenen-yas-sportcylary-belan-foto-kuigan-5855360

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International