Кичә, Халыкара балаларны яклау көнендә, Әгерҗедә "Бердәм Россия" нең җирле бүлекчәсе оештырган "Мишка бүләк итә"акциясе узды. Партия активистлары бүлекчә секретаре Азат Вәлиев җитәкчелегендә РҮХнең балалар бүлегенә килеп киттеләр. Биредә балалар әти-әниләре белән бергә дәваланалар.
Җиләк-җимеш һәм канцелярия кирәк-яраклары тапшырганда, Азат Рөстәм улы барлык балаларга нык сәламәтлек һәм тиз арада сәламәтләнүен теләде.
Тулырак:http://agryz-rt.ru/news/nasha-zhizn/v-agryze-proshla-aktsiya-mishka-darit