Беренче июньдә Әгерҗе районында Халыкара балаларны яклау көнен билгеләп үтәләр. Бүген шәһәрдә алты бәйрәм зонасы оештырылган.
Бәйрәм район мәдәният йорты янындагы мәйданда уен программасыннан һәм бәйрәм концертыннан башланды. Биредә балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм башлангыч сыйныф укучылары чыгыш ясады. Видеотрансляцияне сылтама буенча карарга мөмкин.
Әгәр бер мәйданчыкта балалар "Күңелле стартлар" спорт чараларында ярышсалар, икенчесендә сабын куыгы бәйрәме оештырсалар, өченчесендә исә "Тынычлыкны акбур белән ясыйбыз" дигән тулы бер рәсем фестивале җәелдерелгән.
Шулай ук бу көнне "Бәхетле балачак" акцияләре һәм "Җәй! Кояш! Балалар!" уеннары оештырылган.
Бәйрәм 18:30 сәгатьтә "Яшьлек" паркында "Холи буяулары" фестивале, яшь башкаручылар концерты һәм дискотека белән төгәлләнәчәк.
Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/rayon-tormyishyi/gered-balalarny-yaklau-kne-diskoteka-beln-tmamlanachak