Бөтен Россия буйлап самокатта сәяхәт итүче егет Әгерҗегә барды

2022 елның 6 июне, дүшәмбе

Россия буенча гадәти самокатта сәяхәт итүче яшь егет Денис Бритвин Әгерҗе, аннары Ижау шәһәрләренә юл алды. Сәяхәтче фотосурәтләре белән ВКонтакте сәхифәсендә уртаклаша.

"2 көн эчендә 141 км узды, гомуми озынлыгы 2048 км. 2000 нче елда узган."- дип кичерешләре белән уртаклаша Денис.

Егетнең Санкт-Петербургтан 12 000 км, Алтай аша Владивостокка кадәр барасы бар. Бу якынча ярты ел биләячәк, ди ул.

Тулырак мәгълүмат: http://agryz-rt.ru/news/nasha-zhizn/paren-puteshestvuyushchiy-po-vsey-rossii-na-samokate-proekhal-agryz-foto

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International