Бүген Уразайда яшәүче районыбызның иң өлкән кешесе Маһинур Шәймөхәммәт кызы Гобәшевага 100 яшь тулды. Кызларында Ижауда кунакта булучы тыл һәм хезмәт ветеранын район башлыгы Азарт Вәлиев котлады.
Ул юбилярны олуг билее белән котлап, иң изге теләкләрен ирештерде, бүләк тапшырды. Азат Рөстәм улы Россия Президенты Владимир Путинның, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлауларын да ирештерде.
.jpg)
Маһинур апа Уразайда туган. Мәктәпне тәмамлагач Казанда шәфкать туташлары әзерли торган курсларда укыган. Сугыш башлану белән үз теләге белән фронтка китәргә гариза язган. Хәрби курсларда әзерлек үткән. Сугыш вакытында Казанга эвакуацияләнгән госпитальнең хирургия бүлегендә эшләгән. Ун тапкыр донор да булган.
Сугыштан соң туган авылына кайтып, шәфкать туташы, бухгалтер, сатучы да була, озак еллар ашханәдә эшли, фермада да хезмәт куя. “Аның кебек көчле рухлы, нык ихтыярлы, тәвәккәл, әдәбият-сәнгатьне, тормышны яратучылар сирәк“ дип соклана аңа авылдашлары.
Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/yashaesh/rayonny-i-lkn-keshese-mainur-gobshevaga-100-yash-tuldy