Разим–Нәсимә Насыйровлар: Җылы да, яңгыр да мулдан кирәк

2022 елның 14 июне, сишәмбе

Быелгы язның салкын һәм яңгырлы булуы бакчачылар өчен дә өстәмә мәшәкатьләр тудырды. Күпләр теплицадагы кыярпомидор, борыч үсентеләре өшемәсен өчен төнгә каплап калдырдылар. Уразайда яшәүче Разим– Нәсимә НАСЫЙРОВлар бакчасында да яшелчә үсентеләре кояш нурларын җәй башына кадәр бик күрмәгәннәр. Чөнки Нәсимә апа аларның күбесен “яшергән“ булган. Хәзер инде бакча буйлап “тезелгән“ кыяр, баклажан, борыч, кавын, карбыз түтәлләреннән пленкалар алынган.

– Көннәрнең салкынча торуы бары кәбестәләргә генә файдалы булды. Алар матур гына күтәрелеп киләләр, – ди Нәсимә апа.

Насыйровлар бакчасында аларның иртә һәм соң өлгерә торганнары бар. Соңгы елларда йөз төптән дә ким утыртмыйлар  икән. Быелгысы 112 баш булган.

– Кәбестәдән ел әйләнәсе өзелмибез. Шәһәрдә яшәүче дүрт балабызга да, туганнарга да өлеш мулдан чыга. Күп итеп тозлыйм да, – ди Нәсимә апа.

Кәбестә үстерүнең бер авырлыгы да  юк. Бары төбен ешрак өяргә һәм корткычларга каршы вакытында эшкәртергә генә 
кирәк, ди бакчачы.

Кәбестәгә күптөрле корткычлар һөҗүм итәргә яраталар. Болар – кәбестә гөбләсе (тля), кәбестә күбәләге (капустная белянка) һәм башкалар.

– Аларны юк итәргә “Семпай“ препараты булыша. Аны җәйнең икенче яртысында сибү отышлы. Белгечләр яфракка түгел, туфракка сибәргә киңәш итәләр, – ди Нәсимә апа. Бакчачылар арасында кәбес тәнең аскы яфракларын өзүчеләр дә бар.

Ә Нәсимә апа моңа каршы.

– Аскы яфраклар туфракта дым сакларга, корткычларга каршы торырга булышалар. Мин үзем яфракларның саргайганнарын гына алам, – ди ул.  

– Иң мөһиме, яшелчәгә су кирәк. Уразайда туфрак комлы. уңа күрә суны еш һәм мул сибү мөһим, – дип тә өсти. Ә саклауга килгәндә, кәбестәне азык пленкасы белән төреп куйсаң, язга кадәр берни булмый икән.

Бакчачы, гомумән, яшелчә, җиләк-җимешләрне химик препаратлар ярдәмендә эшкәртү яклы түгел. – Әниләр заманында берни дә сипми идек. Аңа карап уңышсыз да калмадык, – ди Нәсимә апа. Ул помидорларны да ныклап ботамый. Бары астагы бер-ике ботагын гына сындырам, ди. Узган ел Насыйровлар беренче тапкыр карбыз да үстереп караганнар. Коры һәм эссе җәй көньяк җимешенә бик килешкән. Карбызлары алтышар кило авырлыкта булганнар. Быел карбыз янына кавын да утыртканнар. – Бакча эшен бик яратам. Яшелчә, җиләк-җимешнең дә төрлесен үстереп карыйм. Чәчәкләр дә көзгә кадәр ишегалдыбызга матурлык һәм ямь өстиләр. Хәзер ап-ак чәчәктә утыручы алмагачларыбызга да сокланып туеп булмый. Әмма барысы да без теләгәнчә түгел шул. Май ае дәвамында бер генә эссе көн дә булмады. Ә яшелчә, җиләк-җимешкә җылы да, яңгыр да мулдан кирәк, – ди Нәсимә апа

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/yashaesh/yly-da-yagyr-da-muldan-kirk

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International