Фоат Йосыпов гомере буе авыл хуҗалыгы тармагында эшли

2022 елның 14 июне, сишәмбе

Туган авыллары Исәнбайда төпләнгән Габдрахман–Зәйтүнә Йосыповлар гаиләсендә җиде бала үсә: ике кыз, биш малай. Малайларның барысының да язмышы авыл хуҗалыгы белән бәйле. Төпчекләре Фоат ЙОСЫПОВның да бу өлкәдәге стажы 37 елдан артык инде.

 – Әти-әнием Габдрахман белән Зәйтүнә гомер буе “Рассвет” колхозында эшләделәр. Әти – терлекчелек, әни үсемлекчелек өлкәсендә. Тырыш хезмәте өчен әти Мәскәүдә халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә дә катнашкан, – дип сөйли Фоат Габдрахман улы.

Хезмәт тәрбиясе алгы планга куелган гаиләдә үскән малайлар һөнәр алыр вакыт килеп җиткәч, артык сайланып тормыйлар, авыл хуҗалыгы юлыннан китәләр.

Олы абыйлары Миннефаяз гомере буе туган колхозында шофер, инженер булып эшли. Минрахман Чистай авылы хуҗалыгы училищесында хезмәт куя. Заһит Габдрахман улы райондашларыбызга “Пчеловод” совхозы директоры, “Рассвет” колхозы рәисе, авыл хуҗалыгы идарәсе баш агрономы буларак яхшы таныш. Хезмәт юлын “Алга” колхозында механик буларак башлаган Фәйзрахман соңыннан туган авылында терлекчелек өлкәсендә эшли.

– Абыйларым кебек мин дә Чистай авылы хуҗалыгы техникумына укырга кердем. Армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң укуымны тәмамладым, – дип сөйли язмабыз герое.

Сүз уңаеннан, солдат тормышының ике елга якынын Әфганстан җирләрендә үтәргә туры килә аңа. Ватан алдындагы бурычын намус белән башкарганы өчен “Батырлык өчен” медаленә һәм башка бүләкләргә лаек була.  

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/yashaesh/foat-yosypov-gomere-bue-avyl-khualygy-tarmagynda-eshli

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International