Әгерҗе Сабантуеның абсолют батыры билгеле булды

2022 елның 14 июне, сишәмбе

Быел Әгерҗе Сабан туенда абсолют батыр булып Үтәгән егете калды.

Ул Денис Әминов. Дениска 20 яшь. Кечкенәдән көрәш белән шөгыльләнеп үскән. Күп тапкырлар район данын яклап республика ярышларында катнашты. Ул Татарстан чемпионы.

Баш батырны район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев котлады. Традицион тәкә һәм суыткыч тапшырды.

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/yashaesh/gere-sabantueny-absolyut-batyry-bilgele-buldy

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International