2022 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе тәмамланырга берничә көн кала.
Район газетасын алдыргансыз икән, Сезгә иң тирән рәхмәт. Әле өлгермәсәләр, хәзер иң вакыт.
Беренчедән, 16 июньгә кадәр әбүнәчеләр декадасы дәвам итә. Бу ташламалы чорда почта бүлекчәләрендә язылу бәясе 700,14 сум тәшкил итә.
Икенчедән, 14 июнь-үзәк почта (К. Маркс ур., 8), 15 Июнь – 3 нче почта бүлегендә (Вокзал ур., 8) Әбүнәчеләр көне үткәрелә. Бу көннәрдә район газетасы абонентларын редакциядән истәлекле бүләкләр көтә.
Өченчедән, 12 июньдә сезнең уңайлылыгыгыз өчен район Сабан туена язылу оештырылачак. Әбүнәчеләр шулай ук редакциядән истәлекле бүләкләр алачак.
Тулырак мәгълүмат: http://agryz-rt.ru/news/nasha-zhizn/v-agryze-prokhodyat-dni-podpischika-darim-podarki