Невролог Владимир Михайлов дежавю хисенең нәрсә аңлатуы турында «Доктор Питер» басмасына сөйләгән.
Аның сүзләренчә, баш мин эшчәнлеге бозылган кешеләрдә дежавю күзәтелергә мөмкин. Стресс, арыганлык, йокы җитмәүнең дә дежавю барлыкка китерүе ихтимал. Бу очракта организмга ял бирергә кирәк.
Моннан тыш, эпилепсия белән авыручы кешеләр дежавю хисеннән интегергә мөмкин.
Баш миендә шеш булса да дежавю барлыкка килергә мөмкин.
Шуңа күрә табибларга күренеп торырга, тикшеренергә, мәсәлән МРТ ясатырга, кирәк, диелә хәбәрдә.
Чыганак: Интертат
Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/slak/bu-khl-bulgan-ide-bugay-dezhavyu-khisene-nindi-kurkynychy-bar