17 июньдә Петербург халыкара икътисадый форумының пленар сессиясе узачак. Биредә Россия Президенты Владимир Путин мөһим яңалык белән чыгыш ясаячак.
"Кривое-зеркало" интернет-газетасы хәбәр иткәнчә, бу хакта Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков белдерде. Аның сүзләренә караганда, дәүләт башлыгы үз чыгышында энергоресурсларга бәяләр үсүгә һәм Дөньяда башланган азык-төлек кризисына Россиягә каршы санкцияләрнең йогынтысы темасына тукталачак.
«Без хәзер бу барлык төзәтмәләрнең, санкцияләрнең Россиягә каршы кертелүен күрәбез. Алар энергетикага, азык-төлеккә һ. б. бәяләр артуга китерә», - дигән Путинның матбугат секретаре Дмитрий Песков.
Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/yashaesh/17-iyund-vladimir-putin-rossiyalelr-chen-mim-yaalyk-beln-chygysh-yasayachak