Зинаның нинди төрләре бар? Зина кылгач тәүбә китерүнең тәртипләре нинди? Исламда зина белән бәйле барлык сорауларга Чаллыдагы «Ак мәчет» мәдрәсәсе мөгаллиме Илдар хәзрәт Хәмидуллин җавап бирде, дип яза "Интертат".
- Әссәләмүгаләйкем, Илдар хәзрәт. Бүгенге көнкүрешебездә кыз авырга узгач никах укытучылар күп. Андый никах дөрес буламы? Бу никахта туган бала зинадан туган булып саналамы?
- Кыз авырга узгач укыткан никах дөрес була. Ләкин никах укытыр алдыннан зина кылган егеткә дә, кызга да, бу гамәлләре өчен кичерүне сорап, тәүбә кыларга кирәк.
Бу урында никах укытканнан соң аларга җенси тормыш белән яшәргә ярыймы дигән сорау да килеп басар. Әгәр дә бу кызның ире шушы алдан зина кылган егете булса, никахтан соң җенси мөнәсәбәтләргә керү рөхсәт ителә. Әмма хатын-кыз авырлы килеш башка ир-атка да тормышка чыгарга мөмкин бит әле. Бу очракта хатын-кызның баласы туганнан соң гына ире белән якынлык кыларга хакы бар.
Ә бала, никах укытылгач туса да, зинадан туган бала булып санала.
- Зинадан туган кешенең нинди гаебе бар? Никахсыз килеш яралган бала киләчәктә нинди газапларга дучар була? Аны төзәтү өчен нишләргә?
- Бу сорауны Мөхәммәд сәлаллаһу галәйһи вәсәлламнең хәләл җефете Гайшәгә дә бирделәр. Зинадан туган баланың гөнаһлары турында сорагач, ул: «Зинадан туган бала ата-анасының кылган гөнаһлары өчен җаваплы түгел», — дип әйтте. «Әнгам» сүрәсенең 164 аятендә дә: «Бер кеше дә икенче кешенең гөнаһы өчен җаваплы түгел», — дип атап әйтелә. Димәк, Аллаһы Сөбхәнә вә Тәгалә каршында әлеге баланың гаебе юк. Бала андый никахтан туса да, соңыннан изгелекләр кылып, дөрес итеп яшәсә, ул бернинди газапларга да дучар булмаячак. Әгәр дә инде ата-анасының гамәлләрен кабатласа, Аллаһы Тәгаләнең ачуына дучар булыр. Ләкин зина баласы булган өчен генә Аллаһы Тәгалә каршында аның дәрәҗәсе кимемәс.
Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/islam-nuryi/khzrt-zina-turynda-kyz-avyrga-uzgach-ukytkan-nikakh-dres-bulamy