Фәрит Мөхәммәтшин «Язылу бүләк ит» традицион хәйрия акциясендә катнашты

2022 елның 15 июне, чәршәмбе

Татарстан Дәүләт Советында «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең «Язылу бүләк ит» традицион хәйрия акциясе узды. Парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә акциягә кушылды.

Ул Баулы картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортын «Республика Татарстан», «Ватаным Татарстан», «Сөембикә» журналларына яздырды.

«Татарстан парламентында Дәүләт Советы утырышы көнне уза торган күркәм традиция бу. Быел да тәнәфестә депутатлар картлар, балалар йортларын, мохтаҗ гаиләләрне яздыра. Бу матбугатны тарату, тиражны арттыру өчен генә түгел, ә халык республика тормышы белән танышып барсын өчен кирәк», - дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин журналистларга.

Дәүләт Советы Рәисе депутатларны да матбугатка язылуда актив булырга өндәде. Алар да республиканың социаль учреждениеләре өчен басма матбугатка язылды.

«Татмедиа» АҖ медиаресурсына 98 район, шәһәр һәм республика газетасы керә. Алар татар, рус, удмурт, чуваш телләрендә чыга. Рус телендә - 43, татар телендә – 49, чуваш телендә – 5 һәм удмурт телендә бер газета чыга.

Журналлар төркеменә 14 журнал керә, аларның берсе – рус телендә («Казань»), унысы – татар телендә, өч журнал («Чаян», «Татарстан», «Идел») ике телдә чыга. 2022 елның беренче яртыеллыгына гомуми басма тираж 270 мең 509 данә тәшкил итә.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/farit-moxammatsin-podpiska-bulak-it-tradicion-xairiya-akciyasenda-katnasty-5856019

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/farit-moxammatsin-podpiska-bulak-it-tradicion-xairiya-akciyasenda-katnasty-5856019

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International