IKEA Россиядәге фабрикаларын сата һәм хезмәткәрләр штатын кыскарта

2022 елның 15 июне, чәршәмбе

IKEA Россиядә дүрт фабрикасын да сатачак һәм илдә хезмәткәрләр штатын кыскартачак. Бу хакта компания вәкилләре ТАСС агентлыгына сөйләгән.

«Соңгы берничә айда бизнес-процесслар һәм бөтен дөньяда тәэмин итү чылбырлары белән бәйле вазгыять начарланды. Шуңа күрә без якын киләчәктә сатуларны яңадан торгызу мөмкинлеген күрмибез. Нәтиҗә буларак, «Интер ИКЕА» компанияләр төркеме һәм «Ингка» компанияләр төркеме Россиядә бизнес масштабын киметү турында карар кабул итте», диелә хәбәрдә.

Хәбәрдән аңлашылганча, илдә ваклап сатуны туктатып тору дәвам итәчәк.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/ikea-rossiyadage-fabrikalaryn-sata-ham-xezmatkarlar-statyn-kyskarta-5856037

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International