Әгерҗе районының Яңваыл авылында йорт янган, ут эчендә ир-ат һәлак булган, дип яза "Татар-информ".
Урынга янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә ут бер катлы агач йортны колачлый. Янгын сүндерү вакытында йортның 83 яшьлек хуҗасының мәете табыла.
Билгеле булганча, ир-ат өйдә үзе генә яшәгән, колагы ишетмәгән, үзе верандада тәмәке тарткан.
Янгын йортны тулысынча йортны юк иткән. Фаҗиганең беренчел сәбәбе - тәмәке тарту вакытында саксызлык, дип билгеләп үтелә.
Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/faiga/gere-rayonynda-faiga