Хөрмәтле Әгерҗе районы сәламәтлек саклау хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!
Иң яхшы теләкләрне без гаҗәеп һөнәр ияләренә - медицина хезмәткәрләренә юллыйбыз.
Сезнең кулларга иң кадерлесе – гражданнарның тормышы һәм сәламәтлеге ышанып тапшырылды. Сезнең миссиягез гади түгел-даими рәвештә безгә ярдәм итәргә әзер булу, үз һөнәри бурычыгызны фидакарьләрчә үтәү. Медицина хезмәткәре һөнәре бәйрәмнәрне һәм ялларны белми.Сезнең күбегез-табиблар, шәфкать туташлары, фельдшерлар, кече медицина персоналы үз постыгызда һөнәри бәйрәм көнен каршылаячак.Хезмәтегез өчен баш иябез.
Хәзер лаеклы ялда булган медицина ветераннарына аерым рәхмәтемне белдерәм.
Барлык медицина хезмәткәрләренә чын күңелдән иминлек, тотрыклылык һәм иң мөһиме сәламәтлек телим!
Район башлыгы А. Р. Вәлиев