Ике үсмер малайны яшен суккан

2022 елның 20 июне, дүшәмбе

Хакасиянең Саяногорск шәһәрендә 14 яшьлек ике үсмерне яшен суккан. Өлкә буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белешмәсе буенча, балалар яшен вакытында урамда гелий салынган металл баллоннар янында басып торган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Хәзер балалар икесе дә хастаханәдә ята, диелә ведомство хәбәрендә.

«Малайларның берсен балалар бүлегенә күчерделәр. Икенчесе реанимациядә ята. Хәле стабиль», – дигән белгечләр.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белешмәсе буенча, балалар очраклы рәвештә баллоннар янында булган һәм табигый бәла-казага очраган. Баллоннар яшенне тартып китергән булуы ихтимал, диелә.

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/faiga/ike-smer-malayny-yashen-sukkan

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International