Сабантуйда пылау ашап бер баланың гомере өзелгән

2022 елның 21 июне, сишәмбе

19 июньдә Сургутта Сабантуйны бәйрәм иткән вакытта фаҗига була: бер малайның пылау ашап хәле начарлана һәм ул шунда ук үлә. Табиблар 13 яшьлек үсмерне коткарып кала алмый. Фаразлар буенча, үлем сәбәбе  –  пылауга аллергия булырга мөмкин.

Җирле мэрия мәрхүмнең гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашкан. Шулай ук алар ашыгыч нәтиҗәләр чыгармый гына барысын да тикшерергә кирәк, дип белдергән.

— Сүз бик зур югалту турында бара, монда спекуляция һәм төрле уй-фикерләргә юл куярга ярамый, — диелә хәбәрдә.

Мэриядә шулай ук чараның барлык тиешле таләпләр буенча уздырылуын һәм ашыгыч ярдәм бригадасы кизү торуын да искәртәләр.

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/faiga/sabantuyda-pylau-ashap-ber-balany-gomere-zelgn

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International