Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының кече һәм урта эшкуарлык комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина Яр Чаллы шәһәрендә картинг буенча ярышларны ачу тантанасында катнашты.
«Техногород» картодромында шәһәр мэры Кубогына картинг буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге һәм чемпионатының өченче этабы узды. Ярышларда 21 торак пункттан 130га якын кеше – картингчылар катнашты, алар арасында Түбән Новгород, Тольятти, Пермь, Ижевск, Новосибирск, Киров һәм Йошкар-Ола, шулай ук Татарстан муниципалитетлары да бар иде.
«Бүген Яр Чаллыда-чын автоспорт бәйрәме! Биредә һәрвакыт спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше, үзара ярдәмләшү һәм дуслык атмосферасы хөкем сөрә. Безнең балалар биредә өлкән иптәшләр, пилотлар, штурманнар, легендар «КАМАЗ-мастер» командасы механиклары мисалында батырлык һәм җаваплылык дәресе алалар, техника белән эшләргә өйрәнәләр, машина йөртү теориясен һәм практикасын үзләштерәләр. Бары алга, спорт үрләренә!» – дип сәламләде Әлфия Когогина чарада катнашучыларны һәм тамашачыларны.
.jpeg)
Команда зачетында лидерлыкка «Mad Max Racing Team» командасыннан Чаллы спортчылары чыкты, икенче урында – Казаннан «Мак Титан» клубы һәм призлы өчлекне Чаллыдан «КАМАЗ-мастер Юниор»командасы төгәлләде.
.jpeg)